Среда, 03.12.2025, 14:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Большекибячинская СОШ

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 48
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2012 » Январь » 3 » Чыршы бәйрәмнәре
21:42
Чыршы бәйрәмнәре

Балачакның иң матур бәйрәме-Чыршы бәйрәме. Бу бәйрәмне һәркем түземсезлек белән көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызына ел буе әзерләнгән номерларны күрсәтәсең, ә алар барчасына зур юмартлык белән бүләкләр өләшә. Шушы матур бәйрәм бүген безнең мәктәбебездә дә узды. Бик матур булып бизәлгән чыршы тирәсендә иң беренчеләрдән булып 1-7 класс укучылары күңел ачты, алардан соң 8-11 класс укучылары бәйрәме дәвам итте.  Кечкенәләрнең бәйрәме "Чыршы утлары яктысында" дип аталды. Кыш бабай килгәнче, алар тылсымлы ачкычны эзләделәр. Аларның юлларына Убырлы карчык та, Кәрлә дә, Аҗдаһа да, Шүрәле дә, Су анасы да очрады, кемнәрдер ярдәм кулы сузарга әзер булсалар, кайберләре балаларның юлларын  бутарга теләде.  Шулай да Кыш бабай үз вакытында килеп җитте һәм бәйрәм дәвам итте.  Ә югары классларның бәйрәме "Голубой огонек" дип исемләнде. Бу бәйрәмдә төрле сюрпризлар, күңелле мизгелләр бик күп булды. Күпсанлы тамашачыларга, әти-әниләргә бәйрәмнәр бик ошады. Кыш бабай белән Кар кызы да бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Алар Яңа елда һәркемгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп калдылар. Яңа еллар котлы булсын!!!

Просмотров: 684 | Добавил: Chemi | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Календарь
«  Январь 2012  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Copyright MyCorp © 2025
Создать бесплатный сайт с uCoz