Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Март » 11 » Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары
18:14 Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары |
11 нче март көнне мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Әхлаклылык һәм рухи тәрбия – укучы шәхесен үстерүнең өстенлекле юнәлеше” дигән темага район семинары үтте. Семинарның беренче өлешендә 1-4 класс укучылары катнашында "Чишмәләр чыңы” дип исемләнгән класстан тыш чара(оештыручылар-башлангыч класс укытучылары Шәйхеразиева Ф.В., Гыйлметдинова И.Г., Бикмиева Д.Н., Баһманова Р.Н.), 5 сыйныфта "Ата-ана бәхете...” дигән темага класс сәгате(класс җитәкчесе Сәйфиева Р.В.)узды, икенче өлештә "Җаныбызда кояш йөртик” дип исемләнгән тәрбия чарасы каралды (оештыручылар-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Измайлова Г.М., өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р., педагог-оештыручы-Гыйлаҗиева З.Ш.). Уздырылган һәрбер чарада укучыларга әхлакый һәм рухи тәрбия бирү буенча нәтиҗәле алымнар, яңа технологияләр кулланылды. Соңыннан түгәрәк өстәл янында сөйләшү чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашуга әйләнде, төркемнәрдә семинар темасы буенча биремнәр эшләнде, мәгълүмати-методик үзәк методисты Хасанова А.А.ның чыгышы тыңланды. Семинарда мәктәптәге тәрбия эшенә уңай бәя бирелде.
|
|
Просмотров: 867 |
Добавил: Chemi
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |