Среда, 03.12.2025, 14:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Большекибячинская СОШ

Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 48
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Главная » 2011 » Январь » 13
4 январь көнне 10 класс укучылары "Нарат" боз сараена барып рәхәтләнеп шудылар, ә 8 январьда 5,7 класс укучылары кыш уртасында "җәйдә кунак булдылар"- 1 сәгать дәвамында бассейн алар карамагында иде.
Просмотров: 372 | Добавил: Chemi | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

4 январь-4 нче көн "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!” Ял итүчеләр саф һавада төрле уеннар уйнадылар, "Әкияттә кунакта”  темасына әкиятләр буенча викторина узды.

5 январь-5 нче көн "Рухи мирас көне”. Фәнил мәчетенә экскурсия оештырылды. Рәис хәзрәт балаларга яхшы киңәшләрен бирде, вәгазьләр укыды.

6 январь-6 нчы көн "Күңелле олимпиада”. Бу көнне күңелле стартлар, эстафеталар оештырылды. Лагерь эшенә йомгак ясалды. Иң актив укучыларны, бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләүләр булды.
Сау бул, лагерь!

Просмотров: 1109 | Добавил: Chemi | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

3 январь көнне Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итте. Башлангыч класс укучылары рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызын иң матур җыр һәм биюләре белән сөендерделәр. Кыш бабай да аларга зур бүләкләр белән килгән иде, һәр чыгыш өчен  тәмле күчтәнәчләр өләште, лотерея уйнатты.

Бәйрәмне 5-7 класс укучылары дәвам итте. Алар арасында бернидән дә ямь тапмаучы патша да, аның күңелен күрү өчен бөтерелеп йөрүче артистлар да, клоуннар да, төрле милләт биючеләре дә бар иде.Бәйрәмнәрдә җырларның иң матурлары җырланды, чыгышларның иң әзерлеклеләре күрсәтелде.
 
Просмотров: 602 | Добавил: Chemi | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

2 январьда 8-11 класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме булды. Югары класс укучыларының  яхшы әзерлекле чыгышлары  бәйрәмне бер бизәсә, велосипед белән килеп кергән Кыш бабай, аның артыннан Кар кызының егылып төшеп калганлыгы ачыклануы залны тагын җанландырып җибәрде, Кыш бабай артыннан килеп җиткән Кар әбие һәм Убырлы карчыкның  яшьләрчә дәртле биюе күпләрдә соклану уятты. Кыскасы, бәйрәм күңелле узды.   Соңыннан  укучылар өчен дискотека оештырылды.
 
Просмотров: 821 | Добавил: Chemi | Дата: 13.01.2011 | Комментарии (0)

Поиск
Календарь
«  Январь 2011  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Copyright MyCorp © 2025
Создать бесплатный сайт с uCoz