Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Февраль » 07
5 февральдә Саба спорт комплексында узган гер спорт ярышларында безнең мәктәп егетләре зур уңышларга ирешеп кайтты. Үз үлчәүләрендә Хасанов Булат 1 урын, Шаяхметов Рәдис 1 урын, Аскаров Ришат 2 урын, Солтанов Инсаф 2 урын, Мусин Булат 3 урын яуладылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, республика ярышларында уңышлар телибез.
Просмотров:
268
|
Добавил:
Chemi
|
Дата:
07.02.2011
|
|
4 февральдә 6,7 класс укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә үткәрелгән "Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе" бәйгесендә "Карлыгач" һәм "Күгәрчен" командалары көч сынашты. Уен барышында гаиләләр үзләренең көчләрен күптөрле спорт ярышларында сынадылар, җитез, дус, тату булуларын күрсәттеләр.
Просмотров:
966
|
Добавил:
Chemi
|
Дата:
07.02.2011
|
|
4 февраль көнне мәктәптә "Рәхмәт сиңа, Әлифбам!" бәйрәме узды. 1 сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әлифба үзара дус, тату , әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә өйрәтте. Класс җитәкчесе Шайхеразиева Ф.В. балалары белән бергәләп тырышканнары өчен әти-әниләргә дә зур рәхмәтен белдерде. 1 класс укучылары бәйрәм барышында үзләренең җыр-биюгә сәләтләрен күрсәттеләр, алга таба да тырышып укырга сүз бирделәр.
Просмотров:
737
|
Добавил:
Chemi
|
Дата:
07.02.2011
|
| |
|
|
| | |