Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Июнь » 01
1 июнь- Балаларны халыкара яклау көнендә мәктәптә "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. "Исәнмесез, бу- без!" дип аталган 1нче көндә укучылар төркемнәргә бүленеп, җыр , девиз сайладылар, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж уздырылды. "Әйдәгез, танышабыз" дип исемләнгән чарада укучылар үзләре белән таныштырдылар, кызыксынулары, мавыгулары, гомумән, үзләре турында шигырьләр иҗат иттеләр. Лагерь флагын күтәрү уку елын гел "5"ле билгеләренә тәмамлаган Галиахметова Зәринә һәм Газизова Илүзәгә йөкләнде.
Просмотров:
334
|
Добавил:
Chemi
|
Дата:
01.06.2011
|
|
31 май көнне 9, 11 класс укучыларыннан калганнар өчен җәйге каникул башланды. Каникул чорында мәктәптә 30 балага исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләячәк. 12 укучы үзләренең ялын "Кояшкай" лагеренда уздырырга планлаштырса, 15 укучы түләүле эш белән тәэмин ителәчәк. Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар график нигезендә практика узачаклар. Һәркемнең дә җәйге ялларны күңелле һәм файдалы итеп уздыруын теләп калабыз.
Просмотров:
328
|
Добавил:
Chemi
|
Дата:
01.06.2011
|
| |
|
|
| | |