Лагерь эшчәнлегенең 6нчы көне "Дин һәм тормыш" дип исемләнде. Сәламәтлек минутында "Ислам дине һәм сәламәтлек” темасына сөйләшү булды. Ял итүчеләр ислам дине тарихы турында мәгълүмат алдылар. Фәнил мәчетендә Тәнзилә апа укучыларга вәгазьләр сөйләде, диннең иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләвен, намуслылыкка, чисталыкка, гаделлеккә өйрәтүен төшендерде.